Татарстанда якындагы сәгатьләрдә көчле җил көтелә

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Якындагы берничә сәгатьтә Татарстан территориясендә бик көчле төньяк-көнчыгыш, көнчыгыш җиле исәчәк. Аның тизлеге секундына 26 метрга җитүе ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җилнең мондый тизлеге давыл дип бәяләнә.

Синоптиклар кисәткәнчә, кайсыбер районнарда начар һава торышы көн буена сакланачак.

Татарстан халкына бик кирәк булмаган очракта торак пунктлардан читкә чыгып йөрми торырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International