ТАССРның 100 еллыгына Мамадыш районында сквер ачылды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Мамадыш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы истәлегенә сквер барлыкка килде. Аны «Мамадыш» совхозы бистәсендә, берничә күпфатирлы йорт янында урнаштырганнар. Берничә сәгать эчендә волонтерлар төркеме, Мамадыш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каен, миләш, тау нараты, зәңгәр чыршы һәм башка агач үсентеләре утырттылар. Эшне  санитар куркынычсызлык нормаларын үтәп  эшләргә туры килде.

           Сквер территориясендә эскәмияләр дә куелды инде. Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина сүзләренә караганда, яңа ял зонасы әлеге микрорайон өчен кирәк, чөнки бу микрорайонда  яшь гаиләләр күп, аларга анда балалары белән ял итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International