Янгынга каршы режим шартларында корыган үләнне яндырган өчен мамадышлыларга штраф түләргә туры киләчәк

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә. Ул 17 майга кадәр барачак. Исегезгә төшерәбез, махсус янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чарасы арттырылды.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф салу каралган:

гражданнарга  -ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр;

вазифаи затларга-унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр;

эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга-утыз меңнән кырык мең сумга кадәр;

юридик затларга-ике йөз меңнән алып дүрт йөз мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International