Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов азык - төлеккә бәяләр артуның сәбәплләрен ачыклауны таләп итте

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов районның азык-төлек базарын өйрәнергә, халык арасында паника таратуга  бәйле намуссыз эшмәкәрләрне ачыкларга кушты.

Бу мәсьәләдә оператив рәвештә тикшерүне таләп итәм. Бөтен ил кичерә торган кайгыда акча эшләргә ярамый. Аңлыйм, эш җирле бизнесменнарда гына түгел. Азык-төлеккә бәяләр, мөгаен, күпләп сату базаларында урнаштырылгандыр. Бу имбир һәм лимонга гына кагылмый, ә бу көннәрдә кешеләрдә ихтыяҗ  булган товарларга да кагыла, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Товарлар буенча аерым мәгълүматларны ул монополиягә каршы федераль хезмәткә тапшыруны сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International