Мамадыш аграрийлары уҗымнарны тукландыруга керештеләр

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Мамадыш аграрийлары басуларга чыкты. Бу хакта бүген безнең сайтка районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр. Иртәнге 3:00 дән салкыннан соң йомшартылган уҗымнар өчен туң туфрак буенча минераль ашламалар кертү эшләре башланды.

Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның һәм туфрактан минераль элементлар чыгаруны тулыландыруның нигезе булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттыра гына түгел, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, майлар һәм аксымнарның, шулай ук биологик актив матдәләрнең микъдары арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм аларны кертү эше тиешле күләмдә алып барылмаган районнарга бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International