«Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр һәм призерлар арасына Мамадыш территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә керде.
Беренче урынны «Көньяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе алды, икенче урынны «Фабричный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе алды. Беренче урын өчен 665 мең сум күләмендә грант бирелә. Икенче урынга ия булучыларга 500әр мең сум түлиячәкләр. Рәисләр Розалия Миннеханова һәм Рәмзия Сәлмәнова билгеләп үткәнчә, алынган акчаларны йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерү планлаштырыла.