Мамадыш районында сукбай этләрне тоту башлана.

2020 елның 28 феврале, җомга

«ЗООЦЕНТР» ҖЧҖ Мамадыш муниципаль районы территориясендә хуҗасыз хайваннарны тоту, транспортлау, карап тоту һәм җайга салу буенча хезмәтләр күрсәтүгә тендер отты. Казан компаниясе белгечләре бездә 3 мартта булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 27 декабрендәге «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»  498-ФЗ номерлы Федераль закон  нигезендә хуҗасыз хайваннар гуманлы юл белән тотылырга тиеш. Тотып алынганнан соң хайван приютка урнаштырырыла, анда аңа ветеринария хезмәтләре күрсәтеләчәк, шулай ук вакцинация һәм стерильләштерү үткәреләчәк. Хайван приютта булганда, аңа яңа хуҗа табарга тырышачаклар. Хуҗа табылмаган очракта, 15-30 көн вакыт узгач, хайванны бирка яки чиплаштыру ярдәмендә идентификацияләп, табигый тирәлеккә кайтарачаклар. Хайванны табигый мохиткә кайтару  процедуралары видеоязмага төшерелеп теркәлергә тиеш.

Хөрмәтле районыбыз халкы! Соңыннан  аңлашылмаучылыклар, дәгъвалар булмасын өчен, сездән дүрт ваяклы дусларыгыгзны үзләрен генә урамда йөртмәвегезне сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International