Мамадышта «Татарстан чаңгы юлы - 2020» массакүләм чаңгы ярышлары узачак.

2020 елның 7 феврале, җомга

10 февральдә Мамадышта «Татарстан чаңгы юлы - 2020» республика массакүләм чаңгы ярышлары була. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен стартлар өч мәйданчыкта узачак: ипподром янәшәсендә модульле чаңгы базасында , «Олимп» СОК стадионы, Җиңү паркы.

Ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышларда укучылар, студентлар һәм хезмәт коллективлары катнашачак. Барлык катнашучылар да дистанцияне яшь категориясе буенча бүленеп узачак.

Бәйрәмдә  спорт гаиләләре аерым бүләкләнәчәк. Чаңгы чабышыннан соң катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлыячаклар.

9 февральдә “Татарстан чаңгы юлы - 2020” авыл җирлекләрендә узачак. Анда массакүләм йөгерүләр 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International