Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.
Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:
- Instagramда шәхси аккаунт битендә Министрлык экспозициясеннән фотография урнаштырырга;
- күргәзмә экспонатын тасвирларга;
- Министрлыкның рәсми аккаунтына @minselkhozprod_rt сылтама бирергә;
- хэштег өстәргә: #татагроэкспо2020;
- конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәнче фотоны алмаска.
Конкурс йомгаклары 2020 елның 20 февралендә игълан ителәчәк. Конкурста җиңүчеләр бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Арча районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, Россия фәннәр академиясе “Казан фәнни үзәге”нең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУендә бер көнлек стажировка уза алалар.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны
8(843)221-76-88(8819) телефоны аша алырга мөмкин.