25нче октябрь көнне, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан бәхиллеге белән, Мамадышның яңа төзелүче Троица чиркәвенең алтын гөмбәзләре аруландырылды һәм урнаштырылды.

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019нчы елның 25нче октябрендә Мамадышта яңа салынучы чиркәүгә аруландырылган гөмбәзләр урнаштырылды. Шәһәрлеләр һәм район халкы, чакырылган кунаклар катнашкан вакыйга тирән символик мәгънәгә ия. Ул тарих белән хәзерге заманны, бүгенге көн проблемаларын мәңгелек кыйммәтләр, Ватаныбызның рухи традицияләре белән бәйләп хәл итү турында кайгыртуны берләштерде. Гыйбадәтханә 1933нче елда шартлатылган райондагы иң зур, иң матур Троица соборы урынында торгызылды. Быел аның җимерелүенә 86 ел тулды. Аны җир йөзеннән себереп түккәннәр, ә руханиларын һәлак иткәннәр. Өлкәннәрнең сүзләренә караганда, собор диварларын берничәгә бүлеп шартлатканнар, стена һәм фундамент кисәкләре Ушма аръягына кадәр очып төшкән. Мамадышлылар, елый-елый, җиргә баш органнар… Менә, якынча 100 елдан соң, аларның догалары кабул булды. Узган ел нигез салынган чиркәү күзгә күренеп калка, ә бүген анда алты алтын гөмбәз урнаштырылды. Гыйбадәтханә проекты Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Ул бер үк вакытта 200 кешене сыйдырачак. Аның өчен кирпечне Алексеевск районыннан кайтарганнар. Гөмбәзләр Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендәге предприятиедә ясалды. Моннан бер ел элек, Троицаны бәйрәм иткән көннәрдә, гыйбадәтханә төзелеше өчен урын изгеләндерелде. Аны Мамадышыбызның Ксения Римляныни чиркәве настоятеле, протоиерей Владимир башкарды. Бүген гөмбәзләрне аруландыру чинын Алабуга епискобы Иннокентий алып барды, аңа Мамадыш руханилары булышты. Тантанада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Палестина җәмәгатьчелегенең император православие чиркәвенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Хафизов, шәһәр һәм район җитәкчелеге, хәйриячеләр һәм төзүчеләр, шәһәр халкы катнашты. Митрополит Феофанның бәхиллеген халыкка тапшырып, владыка Иннокентий ассызыклады: –Шундый матур гыйбадәтханә төзелә башлауга әле бер генә ел вакыт узды. Ул инде бар, аның үзенчәлеге: эче тагын да иркен, сыйдырышлы. Төзелеше ахырына кадәр тәмамланмаган килеш тә шәһәрнең күрке булып, ямь биреп тора. Биредә һәркем үз келәүләренә җавап алыр дип ышанам. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга изге урыннарны торгызуда ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерде һәм чыгышын түбәндәге сүзләр белән дәвам итте: –Яңа чиркәвебез Троица соборының рухи миссиясен дәвам итәчәк, барлык кешеләр, мамадышлыларның яшь буыны өчен чын мәгънәсендә изге урынга әвереләчәк. Элекке мәһабәт соборның юк ителүе – зур кайгылы югалту. Бүген тарихи гаделлек тантана итте. Күңел һәм йөрәк кушуы буенча алга таба да гыйбадәтханәләрне һәм мәчетләрне торгызырга, динебезне сакларга кирәк. Татарстан – Россиянең барлык халыклары өчен дус, тату яшәү үрнәге. Без барыбыз да – яшебез, картыбыз да бирегә килеп гыйбадәт кылган очракта гына, чиркәү үзенең бөтен гүзәллеге белән балкыячак, рухи үзәккә әйләнәчәк. Тантанада катнашучылар гөмбәзләрне урнаштыру мизгелен тын калып күзәттеләр. –Күрәсезме, беренче булып, гыйбадәтханәнең иң биек ноктасын – 33 метрга чаң кагу гөмбәзен урнаштыралар. Бу хәзер – шәһәрдәге иң биек бина да. Зәркән эше! – дип ассызыклады, район иҗтимагый советы әгъзасы, Чернобыль АЭСндәге аварияне бетерүдә катнашкан Виктор Кычанов. Без дә, яңа гыйбадәтханә ачылуны чын күңелдән көтәбез. Үзенең тарихи урынында төзелгән чиркәү шәһәргә керү юлын ача һәм Нократ елгасы ярыннан еракларга күренеп тора. Район тарихында беренче форум Мамадыш районында православие динен торгызу белән бәйле бүгенге көн чаралары моның белән генә тәмамланмады. Сәгать 12дә район мәдәният йортында районның православие җәмәгатьчелегенең “Дәүләт һәм чиркәү: җәмгыятьне рухи яңартуда үзара хезмәттәшлек нокталары“ дигән беренче форумы булып узды. Троица чиркәвенә гөмбәзләр урнаштыру һәм аруландыру тантаналарына килгән мөхтәрәм кунаклар анда да катнашты. Тиздән республика күләмендә шундый ук форум уздырылачак, чара аңа әзерлек кысаларында үтте. Докладчылар бүген һәм якын киләчәктә хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләделәр. Алар бик актуаль һәм кискен – чәчелгән ташларны җыярга вакыт җитте. Ата-бабаларыбыз каршындагы әхлакый бурычыбызны үтәп, православие дине кануннарын яшь буынга тапшыру һәм балаларны традицион дин рухында тәрбияләү, экстремистлык агымнарына кыюрак каршы тору – көн кадагындагы зарурият. Рус мәдәнияте җәмгыятенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Николай Егоров шул хакта һәм безнең еш кына җәмәгатьчелек каршында үз дини карашларыбызны белдерүдән оялуыбыз турында сөйләде. Моның белән ул аңа кадәр чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов фикерен дәвам итте, дини-әхлакый белем бирү юлында конкрет адымнар билгеләде. Чөнки чиркәүләр төзү генә аз, аларга йөрергә, гамәл-гыйбадәт кылырга кирәк. –Без барыбыз да мәңгелеккә китәчәкбез. Безгә җибәрелгән тормыш вакыты – тарих өчен бер мизгел. Мин күп кенә изге урыннарда булдым. Могҗиза тудыручы Николай иконасы табылган урыннар сирәк. XVIII гасырда бу могҗизаи күренеш Мамадыш җирендә күзәтелгән! Алабугадан ул качны алып килеп йөртү – озак еллар халык өчен көтеп алынган вакыйга, зур бәйрәм булып торган. Троица соборы янында могҗиза тудыручы изге Николай хөрмәтенә часовня урнашкан. Хәзерге вакытта әлеге икона югалган, әмма без аны табарга өметләнәбез. Ә гыйбадәтханә төзелеп беткәч, без бирегә Италиянең Бари шәһәреннән изге Николай куәтләренең бер өлешен, шулай ук башка православие изге әйберләрен алып килергә хыялланабыз. Бу эшне Дмитрий Хафизов белән тыгыз хезмәттәшлектә, максатчан алып барабыз, – дип сөйләде ул. Туган як тарихын өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова чыгышы православие динендәге якташларыбыз тормышыннан тарихи фактлар, музей архивындагы фотографияләр белән баетылган иде. Аларны күпләр беренче тапкыр күрә әле. “Ходайга, йөрәккә һәм халыкка тырышып хезмәт итик!“ Алга таба әлеге чарага тагын да көч-куәт өстәгән вакыйга булды. Сәхнә артыннан митрополит Феофан үзе килеп чыкты. Зал аны аягүрә басып сәламләде. Ул үзенең аудиториягә мөрәҗәгатен дә күңел түренә үтеп керерлек сүзләрдән башлады: –Мин Мамадышны бик яратам, хәлсезләнеп торуыма карамастан, килми булдыра алмадым. Сездәге кебек башка бер җирдә дә шулай еш булмыймдыр, мөгаен. Уңай үзгәрешләр бик күп, аларны күргән саен күңелем шатлана. Дусларым, дәүләт һәм чиркәүне рухи яңартуда хезмәттәшлек нокталарына килгәндә, бу өлкәдә Мамадыш районы башлыгы бик сак һәм актив эшли. Мин сезгә, Анатолий Петрович, традицион диннәрнең асылын аңлавыгыз өчен, тирән рәхмәтемне белдерәм. Ул православиенең әлеге динне тотучылар өчен тормыш мәгънәсе һәм асылы булуын ассызыклады. Хәер, нәкъ ислам дине кебек үк. Әйе, безнең барыбызда да атеизм “прививка“сы гамәлдә әле. Без үзебезнең дини булуыбызны анык һәм аңлаешлы итеп әйтәсе урында, башкаларга күрсәтергә оялабыз. Митрополит һәркемгә үз тамырларын сакларга, тагын Кече Ватан өчен җан атучыларны авыллар буйлап эзләргә, аларның исемнәрен уртак тырышлык белән храмнар аша мәңгеләштерергә чакырды. Бары тик шулай гына сәламәт төш булдырып, әхлак аша җәмгыятьне торгызырга була. “Балалар чиркәүдә һәм мәчеттә никадәр ешрак булсалар, сезнең күз яшьләре шулкадәр азрак булачак“, – диде ул. Бу сүзләр белән бәхәсләшеп буламы?! Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан сүзләре залда һәркем күңеленә хуш килде. Аның белән бергәләп фотога төшү мизгелләре аеруча дулкынландыргыч булды. Архипастырьның: “Мин Сезнең белән шулай җиңел аралаша, җан әрнегән мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшә алдым“, – дигән сүзләре озак вакытлы а л к ы ш л а р г а күмелде. Ул яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләү буенча хезмәтләре һәм районның җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашканы өчен, Ксения Римляныни храмы хезмәткәре Тамара Евгеньевна Мазиловага Рәхмәт хаты тапшырды. Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне, районның иҗтимагый тормышында һәм халык традицияләрен үстерүдә актив катнашканы өчен “Рус милли-мәдәни б е р л ә ш м ә с е “ төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Юлия Сергеевна Аполоновага да район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Чара ахырында митрополит Феофан Анатолий Иванов озатуында Троица чиркәвендә булды һәм төзелеш эшләре барышы белән танышты.

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International