ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дөге сыйфатын билгеләргә ярдәм итәчәк берничә тест тәкъдим итә. Белгечләр мондый дөгенең пластиктан «ясалганын» таныды. Дөге безгә Кытайдан кертелә. Ә анда, белгәнебезчә, бернәрсәне дә әрәм-шәрәм итмиләр. Калдыкларны, бер тапкыр кулланылган материалларны кабат эшкәртү буенча да Кытай беренче урында. Менә пластмасса калдыкларны да эшкәртеп, шуннан дөге ясап (!), безгә юллый башлаганнар. Кайбер чыганакларга ышансаң, Кытайда ел саен 800 мең тонна чын һәм 10 мең тонна ялган (ягъни пластик кушылган) дөге җитештерелә икән. Хәер, кичә-бүген генә башланган эш түгел икән инде бу. Чыганаклар пластик дөге җитештерүчеләрнең дүрт ел элек үк тотылганын белдерә. Тотылып ук җитмәгәннәрдер, күрәсең, югыйсә һаман шуны җитештереп ятмаслар иде. Җитештергәннәр, төрле илләргә (шул исәптән Русиягә дә) таратканнар, миллионлаган кибеттә шушы дөге сатуга куелган, миллиардлаган кеше, арзан бәясенә һәм хуш исенә кызыгып, аны сатып алган, ашаган. Һәм бу эш бүген дә дәвам итә. Моны белгечләр дә, тиешле органнарда утыручы кешеләр дә бик яхшы белеп тора, тик системаны туктата алмыйлар. Аның нигезендә бәрәңге крахмалы бар, аңа пластик өстиләр, кирәкле форманы тотсын өчен. Мондый дөге порциясен ашау целлофан пакетын ашауга тиң.
Хәзерге заманда товарның кабында язылган язуларга гына ышанырга ярамый. Ризыкның чынмы, әллә юкмы икәнен үзеңә тикшереп карарга кирәк. Мисал өчен, дөгене мондый ысуллар ярдәмендә тикшереп карап була:
дөге Су. Бер аш кашыгы дөгегә бер стакан су салып карагыз. Төпкә утырганнары – чын, ягъни органик дөге. Ә инде өскә калыкканнарын алып ташларга кирәк. Әлбәттә, берничә дөге булса да су өстенә калыкмый калмаячак, моннан куркырга кирәкми. Ә инде бөтен дөге дә су өстендә йөзеп йөри башласа, шикләнергә урын бар – дөге дигәнебез пластмасс түгелме икән?
дөге Ут. Берничә бөртек дөгене тимер аш кашыгына салыгыз да газдагы ут өстендә тотып торыгыз. Пластмасс дөге, интернетта таралган видеодагы кебек, эри башлый, йә бөтенләй янып китә (пакетны утта тотсак та шулай бит). Дөге эремәсә һәм янып китмәсә – димәк, аны курыкмыйча ашарга мөмкин.
Төеп карау. Берничә дөге бөртеген төеп карагыз. Органик дөге ак порошокка әйләнәчәк, ә ялганы төйгәч сары төскә керәчәк.
Күгәрек. Әз генә дөгене суда пешереп алыгыз. Пешеп чыккан ботканы, пластик контейнерга салып, берничә көнгә кояшлы урынга куеп калдырыгыз. Бу вакыт эчендә органик дөгедән пешерелгән ботка күгәреп, мүкләнеп бетәчәк. Ә пластмасс дөгегә бернәрсә булмаячак.
Сезгә сәламәтлек өчен файдалы булган сыйфатлы сатып алулар телибез!и