Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 17нче сентябрь көненә төбәгебездә бөртеклеләр урагы 97 процентка тәмамланган иде.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 17нче сентябрь көненә төбәгебездә бөртеклеләр урагы 97 процентка тәмамланган иде. Бу эш “Омар” агрофирмасы һәм “Семиозерка” КФХнда гына калып бара. Аграрийларыбыз хәзерге көнгә 130 мең тоннадан артык икмәк суктырып алды. Уңыш гектарыннан уртача 40 центнерны тәшкил итә. Әле моңа АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятенең октябрь ае урталарында бөртеккә суктырып алачак 6 мең гектардагы кукуруз җирләре кермәгән. Исегезгә төшерәбез, узган ел игенчеләребез Мамадыш кырларыннан барлыгы 120 мең тонна ашлык җыеп алган иде. Авыл хуҗалыгы оешмалары 12600 гектар җирдә көзге чәчүне тулысынча тәмамладылар, 32 мең гектар басулар ЗЯБка сукаланды. Бу эш әле дә дәвам итә. АПК “Азык-төлек программасы” һәм “Агроинпекс Казыли” җәмгыятьләре май ясау өчен көнбагыш игү белән дә шөгыльләнәләр. Беренчесендә аның мәйданы – 3600 гектарны, икенчесендә 1 мең гектарны тәшкил итә. Хәзерге көндә бу басуларда бөртекләр тизрәк кипсен өчен десикация дип исемләнгән агрочара уздырыла. Орлыкларның дымлылыгы әлегә уртача 36 процентка тигез. Бу сан 14-15 процентка гына калгач, көнбагышны суктырып алу башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International