«Демография» милли проектының «өлкән буын» төбәк проекты кысаларында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яңа җиңел автомобиль алды.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «өлкән буын» төбәк проекты кысаларында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яңа җиңел автомобиль алды. мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен билгеләнгән «LADA Largus» автомобиле районның ерактагы торак пунктларыннан 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны медицина оешмаларына илтү өчен, шул исәптән аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен скрининглар уздыру, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен медицина оешмаларының үтемлелеген арттыру өчен файдаланылачак. Автомобильнең сыйдырышлыгы-5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскадагы гражданин өчен бер урын. Машина аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен күтәргеч белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International