Мамадышның “Наше время – Безнең заман " командасы башкаланы ике бәйрәм белән котлый.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Казан әле Шәһәр көнен дә көтә. Башкалага мамадышлыларның актив эшче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» командасы үзләренең котлауларын тапшырачаклар. Алар Г.Камал театры каршындагы мәйданда чыгыш ясаячак.

Хәзер артистлар концертка әзерлек белән мәшгуль. Өч номер: "Бүләк" хореографик постановкасы, вокаль ансамбль һәм Ильмира Сәмигуллина соло.

30 нчы августта Мамадышта яшәүчеләрне дә  ачык һавада бәйрәм концерты көтә. Ул 19.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында узачак. Онытмагыз, Бәйрәмгә килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International