Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда бераз яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 16-21 метрга кадәр тизлектәге җил булыр дип фаразлана.
Төнлә һава температурасы +7..+12 градус булачак, көндез термометр баганалары +14 ..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.