Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы һәм җилнең көчәюе көтелә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шуңа бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан итте.
Начар һава торышы көн дәвамында һәм кич буе сакланачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 15-20, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/15/189804/