20 июльдә " Питрауның» 20 нче юбилей фестивалендә традиция буенча яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Бу көнне популяр артистларның кайсылары чыгыш ясаячагы билгеле булды. Мәйданчыкта Марат Яруллин, Римма Никитина, Булат Нигъмәтуллин Mc.Almaz Gallymov, Dj Smilezz җырлаячак, дип көтелә.. Оештыручылар сүзләренә караганда, бу әле артистлар исемлегенең тулысы түгел. Яшьләр мәйданчыгы 20.00 сәгатьтә эшли башлаячак.