Соңгы вакытта безнең ил туристларын экзотик илләр - Таиланд, Шри-Ланка, Конго, Вьетнам, Һиндстан, Индонезия, көньяк АФРИКА республикасы һәм башка илләр күбрәк җәлеп итә. Бу яклар сәяхәтчеләрне гадәти булмаган мәдәнияте, колориты, милли ашлары белән үзенә тарта. Әмма шуны истә тотарга кирәк: матур фотографияләр һәм экзотик илләрдән күп кенә якты тәэсирләрдән тыш төрле чирләр дә алып килергә мөмкин.
Сәфәр алдыннан илебездәге эпидемиологик вәзгыять белән танышырга кирәк. Әлеге мәгълүматны туристлык фирмасында алып була, шулай ук, Роспотребнадзорның рәсми сайтларында алырга була. Соңгы 7 елда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыруларның 18 мең очрагын теркәде, шул исәптән 1 меңнән артык Денге бизгәк очрагы, 728 малярия очрагы, 23 Зик бизгәге, биш очрак – Чикугунья бизгәге. Иң киң таралган авыру булып туберкулез тора.