2019 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә 3-нче креатив чаналар фестивале узачак. Аны ике тапкыр олимпия чемпионы булган, Рәсәйнең Бобслей һәм скелетон федерациясе Президенты Зубков Александр Юрьевич күрергә киләчәк.
Бу көнне борынгы сәүдәгәр Мамадыш шәһәре күңел ачу һәм драйв үзәгенә әйләнәчәк. Татарстан һәм Рәсәй төбәкләре командалары берничә номинациядә ярышачак. Кем барысыннан да кызыклырак булыр, кем барысыннан да тизрәк шуып төшәр? Боларны һәм башка бик күп нәрсәләрне без фестивальдә беләчәкбез.
Быел катнашучылар һәм тамашачылар рекордлы санда булыр дип көтелә.
Фестиваль лаеклы рәвештә Рәсәйнең вакыйгалы туристлыгы даирәсенә керә. «SUNYФЕСТ-2018» вакыйгалы туристлык өлкәсендә Russian Event Awards 2018 милли премиясендә «Иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы» номинациясендә икенче урынны алды.
Үткәрү датасы: 2019 елның 26 гыйнвары.
Командаларда катнашу өчен гаризалар сайтта һәм безнең ВКонтакте челтәрендә урнашкан төркемдә 20 гыйнварга кадәр кабул ителә. Кагыйдәләр һәм нигезләмәләр белән шунда ук танышырга мөмкин.
Тулырак мәгълүмат - Фестивальның сайтында: www.sunny-fest.ru