Җырлары-моңнары – йөрәкләрдә.

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Заһидулла Яруллин - “Тукай маршы” авторы, Фәрит Яруллин “Шүрәле” балетын язучы буларак тарихта калган булсалар, Мирсәет Яруллин — “Кеше” дип исемләнгән беренче татар ораториясен иҗат иткән композитор. Моннан тыш кече Яруллинның җырлары да бик популярлар. Аның “Казан утлары”, “Бәхет белән тулган көн”, “Татарстаным минем” (Ренат Харис сүзләре), “Серле чәчәк”, “Фәүзия җыры” (Илдар Юзеев сүзләре), “Кызлар җырлый” (Разил Вәлиев сүзләре) җырларын кемнәр генә белми икән. Менә шундый данлыклы шәхесне якташлары да онытмый. Күптән түгел генә аның тууына 80 ел тулу уңаеннан Кече Сон авылында “Горурлыгы бөтен татарның” исеме астында Яруллиннарны искә алу кичәсе оештырылды. Анда башкалабыз Казаннан да мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Сөнгатуллина, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы, кафедра мөдире Лилия Сәрвәрова, консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, язучы, шагыйрь, Яруллиннар тормышын тирәнтен өйрәнеп, әсәрләр язган Рашат Низамиев, Казан дәүләт федераль университетының музыкаль тәрбия бирү бүлеге кафедарсы мөдире Мулланур Габитов, рәссам-каллиграф, туграчы Нәҗип Нәккаш, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. Алар үз чыгышларында композиторлар Яруллиннарның татар сәнгатендә югары урын тотуларын ассызыклап үттеләр. Кичәне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлр буенча урынбасары Вадим Никитин да мәшһүр якташларыбызны искә алукичәсенә килгәннәре өчен мәртәбәле кунакларга рәхмәт хисләрен белдерде. Мирсәет аганың район үзәге Мамадышта әтисенең һәм абыйсының исемнәрен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәре район җитәкчелеге тарфыннан яклау таба. Нәтиҗәдә, 2000нче елда шәһәр үзәгендә Фәрит Яруллинга һәйкәл ачыла. Тагын биш елдан Мамадыш балалар сәнгать мәктәбенә композиторлар Яруллиннар исеме бирелә. Моннан тыш Мирсәет ага уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы укучыларга шәхси премиясен булдыра. Үзе вафат булуына карамастан, премия бирү дәвам итә. Моннан тугыз ел элек мәктәптә Яруллиннар музее ачылды. 2014нче елда аның эшчәнлеге Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы тарафыннан да югары бәяләнде. Коллектив Россиянең иң яхшы биш сәнгать мәктәбе исемлегенә керде. Учреждение Яруллиннар исемен горур йөртә. Кичәдә коллективның уен кораллары ансамбльләре башкаруында Мирсәет Яруллин көйләре яңгырады, балалар ул көй язган җырларны башкардылар. Килгән кунаклардан Миңгол Галиев белән Мулланур Габитов та тамашачыларга якташыбыз иҗат иткән җырлар бүләк иттеләр. Соңгысы тумышы белән Кече Сон авылыныкы. Алабуга сәнгать көллияте студентлары Ләйсән Рәхимова, Рәзинә Сәләхованың Югары Соннан мәдәният ветераны Гүзәлия Фәләхова башкаруындагы Мирсәет ага көй язган җырлар да кичәгә ямь өстәделәр. Кече Сон авылында яшәүче, Яруллиннарның тормыш юлын өйрәнүче, мәгариф ветераны Рәйсә Муллаәхмәтова соңгы елларда Мамадыш районы белән Белоруссиянең Дубровно шәһәре арасында тыгыз элемтәләр урнаштырылуын, моның сәбәбе Фәрит Яруллин белән бәйле икәнлеген ассызыклап үтте. Чөнки мәшһүр якташыбыз шунда җирләнгән, аңа һәйкәл дә куелган, шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбе аның исемен йөртә. Соңыннан барлык кунаклар, тамашачылар кайчандыр мәдрәсә булып, совет чорында ташландык хәлгә төшкән, район җитәкчеләре, бүгенге көндә Сон авыл җирлеген җитәкләүче Мансур Сәләхов тырышлыгы белән заманча ремонт кичергән мәһабәт бинага күчтеләр. Чыннан да, бүген ул танып булмаслык үзгәргән. Һәр экспонатта авылның, Яруллиннарның үткәне чагылыш тапкан. Бер урында Рашат Низамиев бүләк иткән экспонатлардан аерым почмак булдырылган. Түбән Сон, Мамадыш балалар сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга мәшһүр якташларыбызның тормыш юллары турында сөйләделәр. Бай эчтәлекле, якты истәлекләргә бай булган кичә анда катнашучыларның күңелләрендә озак сакланыр, дип уйлыйм. Чөнки кайсы төбәктә бер гаиләдән халкыбызның җыры, вөҗданы, милләтебезнең бөеклеген ачкан, ил даннары булган даһилар чыккан? Аларның баскан эзләрен урам ташларыннан түгел, күңелләрдән эзләргә кирәк: аларның җырлары-моңнары – йөрәкләрдә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International