Набат булып яңгыраучы парад.

2018 елның 20 июле, җомга

Безнең әлеге шәһәргә визитлар инде дүртенче ел рәттән дәвам итә. Өченче ел үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Әле июнь башында гына Белоруссиядә Татарстан көннәре
кысаларында шәһәребезнең композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рифат Фәрхуллин Дубровнода керамикада һәм батикта милли мотивларны куллану буенча мастер-класс үткәреп, Мамадыш турында видеоролик күрсәтеп, чыгыш ясап кайткан иде. Иҗади багланышлар эшлекле очрашуларга сәбәпче булып тора. Шәһәрне урталай ярып Днепр елгасы аккан кунакчыл Дубровно бу юлы да бик күп
сюрпризлар әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International