Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобуслар биреләчәк.

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

21 июльдә узачак Изге Болгар җыенына барыр өчен, һәр мөхтәсибәткә автобус биреләчәк. Бу хакта 16 июльдә “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мөфтиенең рәсми органнар бнлән эшләү буенча урынбасары Илфар Хәсәнов сөйләде.

"Җыенга киләргә автобуслар буламы икән?” дигән сорауга Илфар Хәсәнов җавап бирде. “Һәрбер мөхтәсибәткә автобуслар бирелде. Барырга теләүче районнарда яшәүче кардәшләребез үзәк мәчетләргә барып мөрәҗәгать итәргә тиешләр”, - диде ул.

Мәчетләрдә махсус исемлек төзеләчәк. Һәрбер мөхтәсибәткә бушлай бер автобус биреләчәк. Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International