Быел Питрау батыры булып көрәшче Раил Нургалиев танылды.

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Быел Питрау батыры булып көрәшче Раил Нургалиев танылды

Батырга төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат тапшырылды.

Мамадыш районының Җөри авылында 19нчы тапкыр керәшен мәдәнияте республика фестивале үтте. 2018 елгы Питрауның төп батыры булып Раил Нургалиев калды.

Төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат. Быел оештыручылар автомобильнең үзен түгел, ә сертификатлар куйган.

Киеренке көрәш иртәнге өчкә кадәр барды. Көрәшчеләр алты үлчәү авырлыгында узды: 65, 75, 85, 100, 120 килограммга кадәр һәм авыр үлчәү. Үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр мәйданда акчалата бүләкләр һәм абсолют батыр исеме өчен көрәште.

Питрау бәйрәме 5 минутка сузылган салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International