Татарстанда мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм яңартуга зур әһәмият бирелә. Әйтик, Болгар, Зөя, Чистай, Алабуга кебек борынгы калаларда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм яңарту эшләренең барышы турында без шактый хәбәрдар инде. Ләкин шул ук вакытта муниципаль берәмлекләргә караган, аларның биләмәләрендәге тарихи-мәдәни кыйммәткә ия корылмалар беркадәр үги бала хәлендә кала кебек. Мәгълүм
булганча, бу проблема илкүләмендә күтәрелеп чыкты инде: кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү проектла-рына федераль конкурс уздыру турында карар кабул ителә, аны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Хөкүмәте акча да бүлеп бирә. Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова әйтүенчә, федераль конкурс нәтиҗәләре буенча Алабуга белән Чистай шәһәрләре генә федераль әһәмияттәге тарихи мираслы шәһәрләр исемлегенә эләккәннәр. Аңа исә, Татарстаннан 13 торак пункты кертелгән булган. Шуларның берсе –
безнең Мамадыш шәһәре. Башкалабыз Казан кунаклары шәһәргә килгәнче Кирмәнчек шәһәрендә булып кайттылар. Аларга әлеге тарихи урын ошады, археологик потенциалның зурлыгына басым ясадылар кунаклар. Янәшәдәге чишмәләр комплексы да киләчәктә шәһәрчекнең үсеш концепциясен үстергәндә киң файдаланылыр, дип ассызыкладылар алар.
Кызганычка каршы, узган гасырның туксанынчыелларында күпме тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр юкка чыгарылып, алар урынына заманча биналар, торак йортлар төзелде. Аларны төзүчеләр, заказчылар, подрядчылар сүтеләсе бинаның тарихи мираска карыймы, юкмы икәнлегенә бармак аша гына карадылар шул. Күп кенә йортлар, биналар, заманадан артта калып булмый бит инде, дип тышландылар, буялдылар. Ул чорлар шаукымы безнең Мамадышны да читләтеп узмады. Шәһәрдәге күпме бина заманча төсмер алды. Яңадан тарихи халәтенә кайтару өчен аларны тышланган материаллардан “азат“ итәргә туры киләчәк. Шәһәр башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов әйтүенчә, Совет урамында скверлар ясаганда биналарның беренчел кыяфәтләре сакланачак.
Һәйкәлләрнең табигый җимерелүенә алар урнашкан урыннардагы тәртип-сез, уйлап бетерелмәгән төзелешләр алып бару да тискәре йогынты ясаганын истән чыгармыйк. Элеккеге кебек яңа төзелеш алып бару өчен урын булдыру ниятеннән мәдәни мирас объектларын җимерүгә юл куелмаячак. Аннары авылларны да читтә калдырмаска кирәк. Кайбер торак пунктларында элеккеге биналарны очратырга мөмкин. Минемчә, моның өчен район территориясендәге һәйкәлләрнең исемлеген тулыландыруны дәвам итәргә кирәктер (билгеле, тарихчы галимнәр ярдәме белән). Аннары иң мөһим һәм кызыклылары янына булса да, юл күрсәткечләре, кыскача мәгълүматлы баннер яисә элмә такта урнаштыру да комачау итмәс иде. Болар күпмедер чыгымнар сорамыйча калмаслар, әмма республикада туризмны үстерү турында бик күп сөйләнгән бер мәлдә районыбыздагы бу һәйкәлләрне туристик маршрутлар исемлегенә кертеп җибәреп булыр иде бит.