Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 17-22, Казанда 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, иртәгә көндез боз яварга да мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International