Кешеләр үзләренең социаль статусларын югары һәм илһамланып раславы бик яхшы. Шушы араларда гына мин яннарында булырга туры килгән "Татавтодор" АҖнең Мамадыш филиалы лабораториясе хезмәткәрләре, башкача да түгел, нәкъ әнә шундый фикердә үзләренең предприятиеләре хакында. Укучы мине анда нәрсә алып килде, дип сорар. Беренчедән, бу - шәһәребезнең хөрмәтле кешеләренең берсенең теләгенә реакция иде. "Газетада рәсмилек күбрәк, ә арабызда яшәүче гади кешеләр турында күбрәк укыйсы килә." Икенчедән, алгы сызыктагылар күбрәк матбугат каһарманнары булалар, ә җиде ишек артындагылар - күләгәдә кала. Хәлне төзәтә башлыйбыз...
Биредәге лабораториядә, баскетбол командасындагы кебек, барысы 5 кеше, тик тикшерүчеләрнең запастагылар скамьясында берәү дә юк. Шунлыктан, утырып торырлык, ял итәрлек түгел. Заводта эш кайный, монда да шулай ук. Команда капитаны - лаборатория начальнигы Фәрид Галимов, аның кул астында дүрт мөлаем чибәркәй. Үзе үк - алар өчен киңәшче, әхлакый терәк һәм баш контролер. Гаҗәеп, әмма аларның барысының да стажлары зур түгел (нигездә 2-4 ел), шул ук вакытта, үз бүлекләре эшен бик оста башкаралар. Дүрт кабинетта төрле сынаулар үткәрелә: инерт материалларга (вак таш, ком, минераль порошок), асфальтлы бетонга, битумга һәм башкаларына. Аларны, лаборатор терминнарны кулланмыйча, гади кешегә аңлатуы да авыр. Пенетрометрлар, дуктилометрлар кебек җиһазлар турында сезнең кайчан да булса ишеткәнегез дә юктыр әле, ә яшь инженерлар һәм лаборантлар аларны без көнкүрешебездә куллана торган көрәк һәм чиләк сүзләре кебек үк әйтәләр. Юлчылар предприятиесендә лаборатория - пробиркалар һәм минзуркалар гына дип уйлаучылар да ялгыша, биредә авыр әйберләр белән дә эшләргә туры килә. Аларны мин монда күрмәдем дә. Асфальтлы бетон катнашмасын пресслаучы куәтле машиналар, аның суга чыдамлыгы, тыгызлыгы, температуралар нык үзгәрүгә түзүчәнлеген тикшерүче күләмле аппаратлар - хатын-кыз йөзле бу кечкенә коллектив нәкъ аларның өзлексез эшләвен тәэмин итә!
Яңа лаборатория предприятиедә 2009нчы елны ачыла. Элгәресе тарафыннан да шундый ук тикшерүләр алып барылган, тик җиһазлар гына иске булган һәм анда бары бер кеше эшләгән. Җитештерү күләмнәре дә башка булган шул. Иске заводның егәрлеге сәгатенә 25-30 тонна асфальт чыгаруга исәпләнгән булган, яңасы, шул ук вакытта, 240 тонна бирә. Аерма сизелерлек. Лаборатория тәрәзәсеннән олы вак таш, ком өемнәре күренеп тора. "VOLVO" машиналары аларны көн саен тулыландыра. Лаборатория хезмәткәрләре аларның һәркайсыннан проба алырга тиешләр. Берсен-берсе уздырып, горурлык белән ханымнар көн саен нәрсәләр белән очрашырга туры килгәнен сөйлиләр.