Хөрмәтле райондашлар! Чыннан да, гаилә – җәмгыятебезнең төп, кыйммәтле һәм иң кадерле күзәнәге, һәркемнең сыену урыны, күңел җылысының сүнмәс чыганагы. Гаиләдә бер -береңә тугрылык һәм ярату – берни белән дә бәяләп бетереп булмый торган бәхет кенә түгел, бу – зур җаваплылык һәм авыр хезмәт тә. Яшь буыныбызның иң яхшы гаилә традицияләренә тугры калуы, балалар тәрбияләү буенча барлык бурычларны да өсләренә алырга, әти-әниләренә ныклы терәк булырга әзерлекләре – бик сөенечле күренеш! Нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык яткан гаиләләребез һәрчак имин, нык, бәхетле булсыннар! Барыбызны да әлеге күркәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм, иң изге һәм якты булган мәхәббәтне гомер буе сүндерми саклавыгызны телим!