Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы быел җиденче мәртәбә “Дуслык“ Бөтенроссия турнирын кабул итте.

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Анда Татарстан “ирекле“ләреннән тыш, Россиянең дистәдән артык төбәгеннән, хәтта Казахстан республикасыннан да барлыгы 26 команда спортчылары катнашты.

Әлеге бәйгеләр оештырылышы, үткәрелүе белән рәсми ярышлардан калышмый, дияр идем. Ел саен аның популярлыгы, аларда катнашучыларның саны, абруе арта гына бара. Казахстанның Уральск төбәгенең Тасале бистәсеннән дүрт көрәшче алып килгән тренер Азамат Уразов:

Бу турнир турында узган ел бирегә килгән Айрол шәһәрендәге коллегаларымнан ишеттек тә, тәвәккәлләргә булдык. Ике кыз һәм ике малай келәмнәргә чыкты. Мондый җитди ярышларда еш катнашуыбызга карамастан, Түбән Ушмадагы бәйгеләр бар яктан да күпләргә үрнәккә куярлык. Безне каршы алдылар, урнаштырдылар. Киләсе елга күбрәк көрәшчеләр белән килергәисәпләп торабыз, – ди.

Ерак араларны якын итеп килгән Якутск “иреклеләре“ соңгы елларда турнирның даими кунакларына әверелделәр.

Бирегә без Мәскәүдән килдек, 17-18 яшьлек егетләребез башкалада Россия җыелма командасына сайлап алу җыеннарында булдылар. Шулардан Валера Андросов 5-7нче июльләрдә кадетлар арасында Хорватиядә узачак дөнья беренчелегендә илебез данын яклаячак. Турнирга килгәндә, сигез көрәшчебезнең бишесе пьедесталга күтәрелделәр. Шунысы игътибарга лаек, бирегә һәр төбәктән үз яшь һәм авырлык категорияләрендә иң көчлеләрҗыелганлыгын келәмнәрдә күрергә мөмкин иде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар арасында Дагыстан вәкилләренеңкүплегенә шаккатырга кирәкми: ирекле көрәш аларныңканнарына сеңгән инде ул, – ди Якутск командасы тренеры Василий Уваров.

Чыннан да, Кавказ төбәге “иреклеләре“нең эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин инициативасы белән уздырыла башлаган бу турнирның берсен дәкалдырганнары юк. Ел саен Түбән Ушмадагы спорт комплексындаҗыеннарга киләләр иде алар.

Үзебездә дә турнирлар күп булганлыктан, быел алдан киләалмадык. Ярышларга ике авыл һәм Бербашы шәһәреннән барлыгы 25 көрәшче алып килдек, – ди Дагыстаннан килгән тренер Гаджимурад Гасанов.

Кавказ республикасыннан килгәннәрнең зур күпчелеге – 2008-2010нчы елларда туганнар. Команда составының яртысын җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар тәшкил итте. Мамадыш спортчыларына килгәндә, мондый турнир аларга келәмдә көчле көндәшләре белән очрашып тәҗрибә тупларга, камилләшергә комачау итми, дияр идем. Безнекләрдән пьедесталга күтәрелделәр:

Алина Карягина (46 кг) – беренче, Әлфинә Биктаһирова (39 кг), Яна Михайлова (42кг), Екатерина Зайцева (49 кг) Ләйлә Исмәгыйлова (57 кг) – икенче, Инзилә Гәрәева (39 кг), Диләрә Зиннурова (42 кг), ГөлинәГосамова белән Диана Поварицына (53 кг) өченче урыннарны яуладылар.

2000-2002нче елларда туган яшүсмерләр арасында Григорий Шабдаров63 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче булды. Алмаз Гыйльманов(60 кг) белән Сергей Блохин (63 кг) пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр.

2004-2006нчы елларда туганнар арасында Курбан Салихов (41 кг) беләнТимур Григин (74 кг) җиңү яуласалар, Денис Шумитов (38 кг), Вадим Панфилов (62 кг), Виктор Чернышев (68 кг) һәм Фәнзил Гәрәев (74 кг)өченче булдылар. Иң кече яшьтәге “иреклеләр“ебездән Тимур Музлов(27), Артем Татур (35 кг) белән Илгизәр Хәмидуллин (51 кг) пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Әмир Сәлимов (54 кг) – икенче, Әмирхан Хәлиуллин белән Варужан Никогосян (икесе дә 22 кг), Матвей Пензин (25 кг), Гензель Назарян (32 кг), Владислав Никитин (54 кг) өченче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International