1 июльдә контроль-касса техникасы куллану буенча яңа тәртип кертелә.

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

2018 елның 1 июленнән онлайн-кассалар куллану гамәлгә кертелә, бу: ялланган эшчеләр белән җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек башкаручы керемгә салынган бердәм салым түләп баручы оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә,  ялланган эшчеләр белән салым түләүнең патент системасын кулланып  җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләргә, сату автоматлары кулланып сату итүче  ялланган хезмәткәрләр ярдәменнән файдаланучы шәхси эшмәкәрләргә кагыла.

Онлайн-касса куллануның өстенлекләре:

Аны  хәзер интернет аша 15 минут эчендә теркәргә була. Салым инспекциясенә барып, рәсмиләштерү өчен документлар тапшырып-алып йөрергә кирәкми.

Эшмәкәрләр үз бизнесларын компьютер яки телефон аша тикшереп тора алачак һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International