Мамадыш политехник көллиятендә чыгарылыш кичәсе узды.

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Башка елларда чыгарылыш кичәсе көллияттә генә узган булса, быел студентлар өчен бәйрәм "Яшьлек" скверында дәвам итте. Скверга килгән кунакларны милли киемнәрдән һәм сыннар формасында торган студентлар каршы алды.

Ин элек чараны Мамадыш районы дин әһелләре ачты. Котлау сүзләрен шулай ук район башлыгы Анатолий Иванов та җиткерде. 

Быел Мамадыш политехник көллиятен 157 студент тәмамлый. Аларның 7се укуны кызыл дипломга бетергән. 

Студентлар өчен әзерләнгән чара салют һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International