Мамадышта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр.

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Мамадышта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта оештырыла  – бәйрәм "Яшьлек" скверында узачак.  ЗАГС идарәсе башлыгы  Айгөл Әхмәтшина белдерүенчә, чарада интерактив зоналар тәкъдим ителә: балалар ярминкәсе, мастер-класслар, ярышлар, гаилә турында фотокүргәзмәләр, уен мәйданчыклары һәм башкалар булачак. Шулай ук концерт программасы күрсәтеләчәк. 

Бәйрәмдә ике пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Аның белән 25 елдан артык бергә яшәгән, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән һәм гаилә мөнәсәбәтләре ныклыгы белән танылган Россия гражданнары бүләкләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International