Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән. Республика Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте. Вице-премьер сүзләренчә, бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк. Быел республикада 44 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 28 – дәүләт һәм 16 дәүләтнеке булмаган уку йортлары һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итәчәк.