Казлар үстерү остасына – 86 яшь

2018 елның 29 июне, җомга

Дусай халкы каз-үрдәкләр үстерергә бик һәвәс. Көз һәм кыш айларында Мамадышта узучы ярминкәләргә дә әлеге авылдан үрдәкләр сатарга еш киләләр. 87нче яше белән баручы Шәмсиямал Диярова да аларны күпләп асрый. Быел да дистәдән артык бройлер чебиләр һәм казлар алган. Шәмсиямал апа яшь чагында туган авылы фермасында сарыклар, атлар караган, бригадир да булган. Хәрби хезмәткәр Әюп Закирҗановка кияүгә чыгып, утыз елга якын Себердә яшәгәннәр. Ул майор дәрәҗәсендә пенсиягә чыккач, яңадан туган якларына әйләнеп кайтканнар. Шәмсиямал апа, өлкән яшьтә булса да, әнә шулай, һаман каралты-курасында кайнаша. Бәрәңгесен дә утырта, җәйгә чебешләр, казлар ала. “Алар белән вакытым заяга узмый“, – ди ул. Авыл хат ташучысы Розалия Хәбибрахманова: “Шәмсиямал апаның өендәге чисталыкка һәм тәртипкә исең-акылың китәрлек“, – ди. Без дә аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International