Үткәннәрдән ваз кичмик Чыннан да, бүген миллилек, гореф-гадәтләрне үз итүче яшьләр юкка чыгып бара. Ярый ла, ул безнең балачак болыннарда, авыл тирәсендәге елга-ерганакларда печән исе тоеп, кулларга чалгы тотып үтте. “Ухалла“- сын да тарттык. Хәзер болар бүгенге балачак өчен бер дә хас түгел. Хәзерге балалар, яшүсмерләр печән чапмагач, аның арасыннан җиләк тә җыеп ашамый, “ухалла“- ның нәрсә икәнен дә белми. Хәер, белер иде дә, ул арбалар бүген кайсы авылда гына калды икән? Югыйсә, алар музейлар өчен менә дигән экспонат булырлар иде. Печән түбәсеннән тавык йомыркасын да алалар микән әле бүгенге балалар? Яшьләрнең капка төбендәге эскәмиягә утырып, яисә су буендагы талга сөялеп, күктәге айга карап, йолдызлар санап утыруы да күңелдә шик тудыра. Менә болар барысы да авылдагы тормышның акрынлап кына сүнүенә китерә дә инде. Бүген клубларда гармун, баян астында биючеләрне, җырлаучыларны күргәнегез бармы? Шәхсән минем юк. Гореф-гадәтләребез турында әйткән дә юк инде. Алар да акрынлап кына безнең буын белән юкка чыкмаса ярый инде, дигән уй кемнең генә күңелен борчымый икән? Югалтасы түгел иде бит ата-бабаларыбыздан килгән йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне. Бу күренешләр бер татар, керәшен өчен генә түгел, барлык милләтләр өчен дә хас Җанлы, җор телле фольклор күренешләр, диярсез. Без иң әүвәл күршенең ишегалдында ниләр эшләнгәнен тикшергәнче, үзебезнекендә тәртип тотарга тиешбез. Моңыбызга, телебезгә, яшәү рәвешебезгә, тамырларыбызга сеңгән чыганаклардан һич кенә дә ваз кичәргә хакыбыз юк. Фольклор – үткәнебез чагылышы Борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр инде онытыла, юкка чыга баралар, дип әйтсәк тә, әле өлкән буын кешеләренең хәтерендә, телендә күп кенә истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Барыбызга да билгеле: татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора – Казан татарлары, мишәрләр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Пермь, себер, кырым, литва татарлары. Шулар арасында керәшеннәр үзләренең дини, милли һәм этнографик билгеләре буенча башкалардан аерылып торалар. Әлеге этнотөркем килеп чыгышы, саны, таралуы ягыннан шактый өйрәнелсә дә, әле без белмәгән күп кенә серләр һаман да ачылып тора. Әйе, керәшеннәрнең башкаларга охшамаган үзенчәлекле киеме, яшәү рәвеше, йолалары, җыр-моңнары бар. Бу халык татарларны көчләп чукындыру нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән кавемме, дигән сорау соңгы дистәләрчә елларда күп кенә бәхәсләр куптарды. Кешегә көчләп тел, дин тагарга мөмкин. Ә менә йолалар, гореф-гадәтләр һәм җыр-моңнар барлыкка килсен өчен, күп гасырлар буе аерым халык булып яшәү, оешу кирәк, минемчә. Керәшеннәрнең яшәү рәвешендә татарлык билгеләре – аларның төркилегеннән, христиан билгеләре – диненнән, угыр-финнарга тартымлыклары белән охшашлыклары – тарихи бергәлектән килә, дип уйлыйм. Кайбер мәҗүсилек билгеләренең тамырлары борынгылыкка барып тоташуы шик тудырырга тиеш түгелдер. Җыр-моң – тормыш нигезе Кайсы гына халыкны алсаң да, аның иң зур байлыгы – һәр милләтнең кабатланмас, башкаларда булмаган тиңсез хәзинәсе – җыр-моңнары. Элек-электән һәр милләт һәр эшен, һәр бәйрәмен җыр белән бергә алып барган. Бүгенге көндә эшләп килүче фольклор коллективларына менә шул байлыкны саклап калырга кирәк тә инде. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, хәзерге ансамбльләрдә балаларның, яшьләр турында әйткән дә юк, аз булуы күңелне борчый. Тотрыклы эшләүче, төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, уңышларга ирешкән балалар фольклор ансамбльләре Дүсмәттән башка кайсы авылда бар икән? Аннары мәктәпләрдә белем алучы урта һәм башлангыч сыйныф укучыларыннан торган коллективлар да күзгә чалынмый. Инде яшьләре 50дән узган һәм өлкәнрәк апаларны (абый кешеләр бик күренми шул), сәламәтлекләре какшап, олыгайгач, кемнәр алыштырыр икән? Комазан башыннан Мария Андреева ничә ел әбиләре белән мәдәни чараларның йөзек кашлары булдылар. Гомер үзенекен ала, авылда яшьләр юк. Башка милләтләрнең фольклорын да сүрелдермәс өчен тырышырга кирәк. “Урагай“ урак аенда оешты Әлеге язмамда уналты ел элек оештырылган “Урагай“ керәшен фольклор ансамбленә дә бераз урын бирергә булдым. Оешуының беренче елларында аның составында ике дистәгә якын җыр-моң сөюче хатын-кызлар һәм ир-атлар тупланган иде. Әбиләрдән калган киемнәрне киеп, район үзәгендә, авылларда берничә ел рәттән дистәләрчә концерт программасы белән чыгыш ясадык. Торак пунктларына чыгу өчен техниканы үзебезгә табарга туры килде. Моның өчен без ул чагында район башкарма комитетын җитәкләгән бүгенге район башлыгыбыз Анатолий Ивановка, хәзерге көндә “Энергосбыт“ оешмасын җитәкләүче, 2000нче еллар башында район хакимияте аппараты җитәкчесе булган Сергей Поляковка, Мамадыш коррекцияләү-интернат мәктәбе директоры булып эшләгән, хәзер район мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Степан Спиридоновка, күпсанлы иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтлебез. “Мәдәният бүлеге нишләде соң?“ – диярсез. Авылларга чыгар өчен өч-дүрт тапкыр ярдәм сорап караган булды, әмма файдасы тимәде. Әле алай гына түгел, “Урагай“ тулы көченә эшли, әмма ул елларда безне район, шәһәр күләмендә уздырылган мәдәни чараларга чакыручы булмады. Хәзер исә хәл уңай якка үзгәрде: “Урагай“лылар төрле конкурсларда катнашырга мөмкинлек тудырганы өчен район мәдәният бүлегенә рәхмәтле. Бер елны Түбән Камада Халыкара конкурста катнашып, лауреат исеме яуланды. Чиләбе өлкәсендәге нагайбәкләр янында булып, анда да уңышлы чыгыш ясадылар. Узган ел Башкортостанның Бакалы районына барып, башка төбәкләрдән килгән карендәшләр белән аралашу бәхете тәтеде. Ансамбль Зәй районында узучы Питрау бәйрәменә дә еш чакыру ала. Үзенең тарихында “Урагай“ репертуары шактый баеды. Аш-су, кунак каршы алу, туй йолаларына кагылышлы, дини бәйрәмнәр белән бәйле җырулар шактый. Аларда бер-берсен мактап җырлау, бергә булырга чакыру, туганлыкның кадерен белергә өндәү тулып ята. Репертуарда башка төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезнең дә җыруларына урын табылды. “Урагай“ оешкан беренче көннәрдә үк аңа йөри башлаган Татьяна Петухова, Анна Мәгъсүмова, Галина Шәрифуллина, Миңзәлифә Һадиуллина, баянчыбыз Рөстәм Гыйниятов, Роза Галкина бүген дә ансамбльнең нигезен тәшкил итәләр. Соңрак килгән Римма Кузнецова, Гөлнара Сөнгатуллина, Григорий Якимов, Нәфисә Гыйззәтуллина дә коллективка тиз кереп киттеләр. Кызганычка каршы, ансамбльнең составын тагын да киңәйтү юнәлешендә авырлык кичерелә. Шулай булуга карамастан, коллектив күңелен төшерми, алга таба да эшләргә, иҗат итәргә җыена