Мамадышлылар икенче ел рәттән Магнитогорск шәһәрендәге Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Уралдагы иң эре металлургия башкаласында әлеге милли бәйрәмне быел 31нче мәртәбә уздырдылар. Бу күркәм чарада безнекеләрдән тыш Башкортостанның Урал Федераль округы вәкиллеге әгъзалары, шул ук республиканың Әбҗәлил районы вәкилләре дә чакырылган була. Килгән кунаклар җирле халыкны бәйрәм белән котлыйлар. Бәйрәмчә бизәлгән ишегалларында күргән мизгелләрне дә магнитогорсклылар тиз генә онытмаслар. Шунысы игътибарга лаек, быелгы Сабантуйның яңалыгы шунда – ул ике мәйданчыкта алып барыла. Безнекеләр аларның берсендә җирле халыкны милли уеннар, төрле ярышлар һәм матур концерт программасы белән сөендерәләр