Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итмичә, алдагы социаль ярдәм чаралары алу өчен гариза бирү мөмкинлеге бар:
- пенсионерларга түләнә торган айлык түләүләрне;
- бала өчен айлык түләүләрне;
- ата-анага бала тәрбияләгән өчен компенсация өлешен түләүләр;
- ата-анага бала тәрбияләү буенча компенсациянең өстәмә өлешен түләүләр;
- юлда йөрү өчен күп балалы гаиләләргә түләнелә торган субсидия;
- күп балалы гаиләләргә дарулар өчен бүленгән субсидия;
- 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр түләү өчен ташлама-субсидия алу буенча.
Моннан тыш, документларны алдагы хезмәтләрне алыр өчен юлларга була:
- торак-коммуналь хезмәтләр һәм торак урын өчен түләүләргә субсидия ;
- аерым категогрия гражданнарга яшәү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташлама-субсидия;
- бала тәрбияләгән өчен айлык пособие алуга.
Гариза бирү өчен uslugi.tatarstan.ru сайтында “Шәхси кабинет” ачып теркәлү зарур. Шуннан соң «Социаль ярдәмнәр», аннары «Билгеләнгән пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр өчен гариза бирү» пунктларын табып тиешле хезмәтне сайлап электрон гаризаны тутырырга кирәк.