Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия гражданнарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырыла.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале — Татарстанның дәүләт медале.
Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.
"Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Русия Федераөиясе, СССР орденнары һәм медальләре, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.