Милли көрәш һәр Сабантуеның иң күркәм бизәге

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Милли көрәш һәр Сабантуеның иң күркәм бизәге икәнлеген һәркайсыбыз яхшы белә. Кызганычка каршы, соңгы елларда зурлар арасында келәмнәргә чыгучыларның саны кимүе генә күңелне борчый. Шулай булуга карамастан, алар һәм яшүсмерләр бил алышкан келәмнәрдә матур алымнарны күрергә насыйп булды. Ирекле көрәш осталары да бил алышты бәйрәмдә. Җиңүләргә килгәндә, яшүсмерләр арасында алар түбәндәгеләр: Рамазан КОРБАНОВ (36 кг.га кадәрге авырлыкта, шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп), Рөстәм МИННӘХМӘТОВ (40 кг., 2нче санлы лицей), Илназ ГАЙФЕТДИНОВ (45 кг.), Адель ШӘЙДУЛЛИН (50 кг., икесе дә 4нче мәктәп), Данияр СӘЛӘХОВ (55 кг., Түбән Яке), Раил ХӘБИБРАХМАНОВ (60 кг., 4нче мәктәп), Булат ГАБДЕЛБӘРОВ (65 кг., Түбән Ушма), Рөстәм ХАНОВ (70 кг., Мамадыш), Булат ЮНЫСОВ (70 кг.нан югары, Түбән Яке). Булат Юнысов яшүсмерләр арасында абсолют батыр исеменә дә лаек булды. ЗУРЛАР АРАСЫНДА: Илһам ГАЙФЕТДИНОВ (60 кг.), Булат ЮНЫСОВ (70 кг.), Максим СТЕПАНОВ (80 кг.), Эльмир АХУНҖАНОВ (100 кг.) һәм Константин МОРОЗОВ (100 кг.нан югары). Константин быел да Сабан туеның абсолют батыры булды. Ә ветераннар арасында Нәкыйф ЮНЫСОВка тиңнәр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International