Иң хисле бәйрәм–Сабантуй!

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Бүген ул гадәти күңел ачуга бер сәбәп кенә түгел, ә чын җир кешесе – игенчеләр, район данын еракларга тараткан терлекчеләребезгә дан җырлау, чын Сабан туе бәйрәме. Моның белән читтә узган бәйрәмнәргә шаһит булганнар килешми калмас. Табигать тә быел үз мәрхәмәтлелеген күрсәтте. Иртәдән кояш җир өстенә җылы нурларын сипте. Шәһәр стадион-ипподромының бизәлеше дә күзләрне иркәләде быел: фольклор авылы, аттракционнар, берничә сәхнә, төрле уеннар, ярышлар өчен мәйданчыклар, канатта йөрүчеләр өчен аерым урын, сәүдә рәтләре... Сабантуй, елдагыча, картингчылар, велосипедта узышучылар, йөгерешчеләр, ат чабышлары белән башланып китте. Аларда җиңүчеләрне, призлы урыннарны алучыларны бүләкләгәннән соң, төбәгебезнең күпмилләтле, тирән тарихи тамырларга ия булуын чагылдырган композиция дә бәйрәмгә матур төсмерләр өстәде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин, Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, Мамадыш Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Владимир атакай Иванов мәйданга җыелган халыкны тәбрикләделәр. Тәлгать Мидхәтович Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның район халкына юллаган котлавын да ирештерде. Аннан соң кыр эшләрендә, терлекчелек тармагында һәм тормышыбызның башка өлкәләрендә уңышка ирешкәннәргә бүләкләр тапшырылды. Халык әйтсә, хак әйтә Быелгы Сабантуй да төрле уеннарга, бәйгеләргә, конкурсларга бай булды. Бәйрәм кайтавазы Иң хисле бәйрәм–Сабантуй! Безнең тормышыбызда бәйрәмнәрнең исәбе-хисабы юк. Кемгә ничектер, шуларның иң көтеп алганы безнең өчен, сер түгел, Яңа ел белән Сабантуй, дияр идем. Иң мөһиме, алар узган мәйданчыкларның кайберләренә борын да тыгарлык түгел иде. Бу көнне шул бәйге-ярышларда уңышка ирешеп, бүләк алган балалар күңелләрендә озак сакларлар. Ир-атлар, хатын-кызларның да осталыкларына, җитезлекләренә сокланмый мөмкин түгел иде. Күпләр, көн җилле булуга карамастан, канатта йөрүчеләргә карап хозурланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International