Пойкино авылында удмуртларның традицион “Гырон быдтон” бәйрәме үтте.

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

«Гырон быдтон» – удмуртларның  иген уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме.  Ул, исемнәре төрле булса да, удмуртларның барлык этник төркемнәрендә билгеле.   

«Гырон быдтон» җәйнең иң матур вакытында болында уздырыла. Удмуртлар 1 июньдә Вось дигән илаһлары  «Куалы» дип аталган гыйбадәтханәләреннән болын-кырларга чыгып оча  һәм кире Питрауда (12 июньдә)  гына кайта дип ышаналар.  

 

Халыкны котларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, район мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридов килгәннәр иде.

Әлеге чара җыр-биюләр, конкурслар, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм кунакларын изгеләштерелгән ритуаль бодай боткасы һәм милли тәм-томнар белән сыйладылар.

Шуны да әйтергә кирәк, киләсе 2019нчы елда "Гырон быдтон" бәйрәме барлык Республика удмурт халкын Мамадыш районына җыячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International