Россия көнен билгеләп үтү кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Аларга ТР Президенты Указы белән озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.