Социаль хезмәткәрләр көне белән!

2018 елның 8 июне, җомга

Хөрмәтле Социаль хезмәзткәрләр һәм ветераннар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!

Сез үзегезнең тормышны бик мәрхәмәтле эшкә тапшыргансыз – ярдәмгә мохтаҗ һәм авыр хәлдә калган  кешеләргә ярдәм кулы сузуга багышлагансыз.  Яхшылык, кешелеклек, түземлек, хезмәт сөю, кешеләрне ярату, һәрвакыт ярдәм итәргә омҗылу сыйфатлары сездә һәрсакыт аерылып тора.

Сезнең ярдәм белән олы яшьтәге кешеләр, сугыш һәм тыл ветераннары, тормышта авыр хәлдә калучылар якты киләчәккә өмет белән карый башлый.

Кемгәдер кирәк булу һәм аңа булышу – гади генә эш түгел,  шуңа күрә мин Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, район үсеше өчен армый – талмый эшләвегезне теләп калам!

Сезгә ярдәмгә мохтаҗларның рәхмәте яусын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International