Мамадышта колония тоткыннары өчен ифтар үтте

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев 17нче колония-поселениедә булды һәм тоткыннар белән очрашты. Илһам хәзрәт биредә ифтар мәҗлесендә катнашты һәм рамазан ае турында вәгазь сөйләде.

“Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы – Коръән-Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Башка айларда кылган изге­лекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге айның башы — ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы — гөнаһлардан арыну, ә ахыры — уттан котылу”, – дип мөрәҗәгать итте имам-мөхтәсиб.

Хәзерге вакытта 17нче колония-поселениедә йөз иллегә якын кеше җәза үтә.

Мәгълүм булганча, нәзарәт Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм  «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International