«Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм».

2018 елның 5 июне, сишәмбе

«2017-2020  елларга  Татарстан Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм» федераль ведомство программасы   буенча  грантлар  бирү өчен крестьян  (фермер) хуҗалыклары  проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалды. Грантларның  гомуми  суммасы   –   185,8 млн. сум, шулардан    107,8 млн. сум  –   федераль бюджеттан  (58%).

Конкурска заявка биргән  122  крестьян (фермер) хуҗалыгыннан   34 муниципаль районнан  84 КФХ  грантларга  ия булды. Иң күп җиңүчеләр   Мамадыш районыннан  - 6 КФХ, Баулы, Буа, Кукмара һәм  Чирмешән    муниципаль районнарыннан  -  5әр КФХ.

Грант алучыларның күпчелеге  терлекчелек  юнәлешендәге  проектларны  гамәлгә ашырачаклар, шулардан    22 – сөтчелек  юнәлешендә  -  841 баш  сыер, 20 –  эре мөгезле терлекләр  симертү буенча - 1334 баш, 5 – кошчылык буенча -  42,5 мең баш, 3 – ат үрчетү буенча - 120 баш,  1 – кәҗәчелек буенча -    180 баш  һәм  1 –  куянчылык буенча  -  6 мең баш.

Шулай  ук  яшелчәчелек буенча  11 проект гамәлгә ашырылачак,    13 – җиләк-җимеш  культуралары  үстерү буенча, 8 – бөртекле  һәм кузаклы   культуралар  җитештерү буенча. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International