Муниципаль хезмәткәрләр арасындагы Спартакиада кысаларында узган волейбол бәйгеләрендә безнең хатын-кызлар командасы халык саны буенча 2нче категориягә кергән районнар арасында өченче урынны яуладылар. Мондый бәхеткә алар бәйгеләрнең Саба районында узган финалында ирештеләр. Узган ел командабыз сигезенче урын белән генә канәгатьләнгән иде. Быел шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында бара торган Спартакиадага беренче тапкыр хатын-кызлар волейболы да кертелде. Муниципаль хезмәткәрләр командасы анда катнашып, чыныгу алды. Бу исә, үз чиратында, Саба районындагы уңышта да чагылмыйча калмады.