Соңгысы быел ачылмаячак икән. Аның территориясендә үзарасалым акчалары хисабына төзекләндерү эшләре алып барылачак. Ул 3 этаптан гыйбарәт булып, һәр этап үзе бер елга сузылырга мөмкин. Димәк, яңартылган пляжда өч елдан соң гына коена башларга мөмкинбез.
-3 ел буе су коенмыйча торып булмый бит. Димәк, вакытлыча башка урында барлык кагыйдәләргә дә туры килерлек пляж ачып торырга кирәк. Шулай эшләмәсәк, халык рөхсәт ителмәгән урыннарда су коена башлаячак. Ә бу үз чиратында бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин,- дип искәртте район башлыгы Анатолий Иванов.
Сүз уңаеннан, быел Соколка һәм Урманчы авыл җирлекләре территориясендә дә берәр су коену урыны ачылачак.