“Мамадыш су каналы“ тарифлары 3,2 процентка арта.

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

“Мамадыш су каналы“ җәмгыяте директоры Раиф Миннәхмәтов 17 меңнән артык абонентка, шәһәрдә 3 су суырту башнясына, 146 км озынлыктагы су линиясенә хезмәт күрсәтүләрен, соңгыларының 50%ы тузган булуларын сөйләде. Ел башыннан докладчы җитәкләгән коллектив 98 авария урынына чыккан, 17 су суырту насосын алыштырган. Алар ел әйләнәсе эчә торган суның сыйфатын контрольдә тоталар. Ә менә аннан файдаланган өчен вакытында түләмәүчеләр дә шактый икән. Оешма-предприятиеләрнең “Мамадыш су каналы“ җәмгыятенә 150 мең сум, ә физик затларның 1 миллион сум күләмендә бурычлары җыелган. Агымдагы елның 1нче июленнән су һәм канализация челтәрләреннән файдаланган өчен түләү бәясе 3,2%ка артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International