Мамадыш төбәкне өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Араларында хатын-кызлар да бар. Алар – безнең якташлар, Мамадыш өязендә туып, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыл а р . Ф о т о г р а ф и я л ә р н е шәһәрдәшләрдән һәм район авылларыннан җыйдым. Исәбем, сугыш башлануның йөз еллыгы көннәрендә (1914-2014) альбом төзү иде. Зур экспозиция ясау турында уйлау мөмкин дә түгел – бик кыйммәткә төшәчәк... Кайчак язмыш сиңа көтелмәгән яктан ярдәм кулы суза – юлыңа таныш түгел, әмма киләчәктә сиңа бик якын булачак кешене чыгара. Бу очракта да шулай булды. Үзенең ерак туганын эзләп, безнең музейга Чаллы шәһәрендә яшәүче Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова (тумышы белән Зәй районының Сармашбаш авылыннан) мөрәҗәгать итте. Чын морзалар нәселеннән – әнисе ягыннан барлык әби-бабайлары атаклы Ногай морзасы Йосыф һәм соңгы Казан ханбикәсе Сөембикә дәвамчылары! Димәк, атаклы тармакның бер җепселе безнең якка да килеп чыккан. Башта телефоннан гына аралашсак, берничә көннән музейга тормыш иптәше, барлык эшләрендә дә ныклы таянычы булган Геннадий Петрович Мартынов белән Рәйсә Әхтәм кызы үзе дә килде. Без Көмеш Күл авылына киттек. Юлда барганда тагын да якыннан таныштык. Рәйсә апа районыбыз тарихын сорашты, авылларыбызга, табигатебезгә сокланды. Ни кызганыч, Көмеш Күлдә юллар уңмады – эзләгән кешебезнең кызы инде күптән Санкт-Петербургка (Ленинград чакта ук) киткән, исәнлеге дә билгеле түгел. Кире кайтканда, сүз иярә сүз чыгып, ул Беренче Бөтендөнья сугышы белән кызыксынуын, ә мин, үз чиратымда, фотографияләр барлыгын әйттем. Уртак тема безне тагын да якынайтты. Икенче кайтканда инде алар турыдан-туры музейга килделәр. Кулына саргаеп беткән, таушалган (чөнки һәрберсенә гасырдан артык вакыт үткән) фотографияләрне кулына алгач, Рәйсә апаның ничек сөенгәнен күрсәгез! Ул аларның кем булуы, каян алуым белән кызыксынды, тагын да таба алсам, бик яхшы булыр иде, диде. Ә боларын исә Чаллыга алып китеп реставрацияләргә, чиста күчермә эшләргә рөхсәт сорады. Мин риза булдым, чөнки Рәйсә апада мин үз фикердәшемне, тоныграк белгән четерекле темада остазымны таптым. Фотоларны кире алып кайтуына, мин инде кешеләрдән йөреп яңаларын табып куйган идем. Икебез өчен дә мавыктыргыч һәм тарихыбыз өчен бик кирәкле эш булды ул.