Иван Иванов шундый шәхесләрнең берсе иде. Озак еллар район кулланучылар җәмгыятен җитәкләде ул. Спортны, бигрәк тә аның футбол төрен үз итте. Иганәчелек ярдәмен дә күп күрсәтте. Озак еллар газетабыз призына уздырыла торган чаңгы бәйгеләренең төп иганәчесе булды Иван Петрович. Кызганычка каршы, вакытсыз үлем аны арабыздан алып китте. Аның истәлегенә мини-футбол бәйгеләре уздыру турында төбәгебезнең футбол сөючеләре тәкъдименә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та каршы килмәде. Аның һәм район кулланучылар җәмгыяте ярдәме белән турнир үткәрү күркәм традициягә әверелде. Шәһәребез футбол сөючеләре аны Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга күп тә калмады. Ул башта Россиянең 13 шәһәрендә узарга тиеш иде. Красондар белән Ярославльдәге стадионнар, инфраструктура FIFA таләпләренә туры килмәгәнлектән, исемлектән төшеп калдылар. Шулай итеп, футбол сөючеләр унбер шәһәрдә дөньяның 32 иленнән килгән иң көчле командаларның чыгышларын карый алачаклар. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Футбол уеннарын кабул итүче калалар арасында Татарстаныбызның башкаласы Казан да бар. Анда чемпионат барышында алты уен узачак. Бездә Франция белән Австралия (16нчы июнь көнне булачак), Ирак һәм Испания (20нче июнь), Польша белән Колумбия (24нче июнь), Көньяк Корея белән Германия (27нче июнь) очрашачаклар. Ә июньнең соңгы көнендә мундиальнең – 1/8 финалы, ә 6нчы июльдә – чирекфиналы. Быел да алтынчы мәртәбә уздырылган ярышларга шәһәребезнең һәм Түбән Ушманың иң көчле сигез командасы җыелды. Алар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Шунысы игътибарга лаек, турнирга, чыннан да, иң көчле коллективларның җыелганын кайбер очрашуларның зур булмаган исәпләр белән тәмамлануында күрергә була иде. Соңгы мизгелләргә кадәр җиңүче билгеле булмаган уеннар да булды. Турнирның өченче урыны өчен район кул- ланучылар берлеге белән көрәшчеләр командалары арасында очрашу тәмамланырга 5 секунд калганда исәп 1:1 иде. Әмма бәхет келәм осталарына елмайды: алар җиңү китергән тупны кертә алдылар. “Татавтодор“ җәмгыятенең Мамадыш филиалы һәм район мәгариф бүлеге футболчылары белән булган финал очрашуында җиңүчене билгеләр өчен пенальти тибәргә туры килде. Чөнки төп вакыт уртак нәтиҗәгә тәмамланды. Пенальтида бәхет юлчыларга елмайды. Шулай итеп алар быел күчмә Кубокка ия булдылар. Былтыр аның хуҗасы район кулланучылар җәмгыяте футболчылары булган иде. Беренче-дүртенче урыннарны алган коллективларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Район мәгариф бүлеге командасыннан Вадим МАЛЬЦЕВ – иң яхшы капкачы, көрәшчеләрдән Айнур ВӘЛИЕВ – иң яхшы сакчы, юлчылар командасыннан Алмаз ФӘИЗОВ – иң яхшы һөҗүмче, район кулланучылар җәмгыятеннән Александр ДЕВЯТОВ иң яхшы уенчы дип танылдылар.