Мошенниклык яңа дәрәҗәгә күчте.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Мамадыш полициясе хезмәткәрләре мошенникларның интеллект һәм белем дәрәҗәләре югары булу, психология принципларын яхшы белүләре, болар аларга корбаннарын ансат кына алдарга ярдәм итүе турында кисәтә. Аралашуның төрле юлларын кулланып, алар, максатларына ирешү өчен, үзләренә ышаныч тудыралар. Мошеникларның бер ятмәсенә шәһәребездә яшәү че дә каба. Вакыйга 6нчы май көнне була. Мамадыш пенсионерына (аны Николай, дип атыйк) номеры таныш булмаган телефоннан бөтенләй ят кеше шалтырата һәм үзен көч структуралары вәкиле, дип атый. Сөйләшү барышында ул Николайдан азык-төлек һәм алкогольле продукция сатып алып, аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш бүлегенә китерүен үтенә. Николай моңа риза була. Бүлеккә барганда, әлеге кеше тагын шалтыратып, аннан кулында акчасы булу-булмавы белән кызыксына. Николай, озак уйлап тормыйча, банк карточкасында акчасы булганлыгын әйтә. Таныш булмаган әлеге кеше аннан үзенең карточкасына 35 мең сум акча күчерүен үтенә. Николай шулай эшли дә. Мошенниклар ятмәсенә эләккәне башына барып җиткән шәһәрдәшебез Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, бу җинаятьне кылучыларны ачыклау буенча тикшерү эшләре бара, оператив эзләү чаралары күрелә. РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы мәддәсендә: “Мошенниклык, түбәндәге билгеләргә ия булган, урлау буларак практикага кергән: кеше мөлкәтен алу, хокук тәртибенә каршы килү, бушлай үзеңнеке итү, яман ният. Мошенниклык ысул- лары булып исәпләнәләр: алдау, ышанычтан явыз нияттә файдалану“,– диелгән. (Статья 159 УК РФ «Мошенничество» трактуется как хищение, обладающее следующими признаками: изъятие чужой собственности, противоправность, безвозмездность, корыстный умысел. Способами мошенничества считают: обман, злоупотребление доверием.“) Хөрмәтле Мамадыш районы гражданнары, Татарстан Республикасы һәм шул исәптән Мамадыш районы территориясендә мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, үз финансларыгыз белән эш иткәндә аеруча игътибарлы һәм сак, уяу булыгыз, үзегез белмәгән ят кешеләргә ышанмагыз, һәр мәгълүматны тикшерегез! Полициягә мөрәҗәгать итүдән оялмагыз, сезгә анда һәрвакыт булышачаклар. Ышаныч телефоны – 8 (843) 2912002, бердәм коткару хезмәте – 112, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең дежур часте телефоны 8 (85563) 3-14-65.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International